Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан турында кисәтте
Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 24 майда, Татарстанда кабат һава торышы шартлары бозыла. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән республикада урыны белән суыта (+4тән +9га кадәр) һәм томан төшәчәк.
Көндез төбәктә секундына 15 — 17 метрга кадәр көчле җил була. Бофорт шкаласы буенча, 13,9 — 17,1 метрга кадәр җил, көчле булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев