Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан укучылары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган бәйгедә смартфон ота ала

Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белүне тикшерү бәйгесе башланды. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бу хакта республиканың Цифрлы трансформация үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Конкус «Мин — укучы» мобиль кушымтасы базасында уздырыла. Шуңа күрә катнашырга теләүчеләр кушымтаны йөкләтеп алырга, ms-edu. tatar. ru сайтыннан логин һәм пароль яки ЕСИА аша авторизация узарга, "история«дә ике атна дәвамында барлыкка киләчәк викторина сорауларына җавап бирергә тиеш.

Шулай ук катнашучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге өчен бөтен гаилә белән» темасына видеоролик төшерергә һәм гариза тутырырга кирәк. Видеоны «Конкурслар» бүлегенә урнаштыру шарты куелган.

30 июньгә кадәр барлык шартларны да үтәүчеләр смартфон оту мөмкинлеге ала. Җиңүчеләр ике категориядә — 5-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында билгеләнә.

Фото: Цифрлы трансформация үзәге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев