Татарстан урманнарында 15 октябрьгә кадәр янгын куркынычы саклана
Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстан урманнарында янгын куркынычы режимы 15 октябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«8 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары дәрәҗәдә (4 класс) сакланачак, 10 октябрьдән башлап төньяк-көнчыгышта урыны белән гадәттән тыш куркыныч (5 класс) көтелә», — диелә хәбәрдә.
Күрсәтелгән чорда зарарланган урман участокларында, торфлы сазлыкларда, шулай ук үләннәр кипкән урыннарда һәм агач асларында учак ягу һәм ачык уттан файдалану тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев