Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан халкы психологларга ярдәм сорап ешрак мөрәҗәгать итә башлаган

2025 елда психологлар 5,5 меңгә якын демобилизацияләнгән сугышчыга һәм аларның якыннарына махсус ярдәм күрсәткән. Бу 2024 елга караганда бик күпкә артыграк.

Бүгенге көндә Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре ун муниципаль берәмлектә эшли һәм яшьләрнең гомуми санының 12% гына колачлый, бу санны арттырырга кирәк. ТР Яшьләр министрлыгы коллегиясендә шундый йөкләмә белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады, дип яза «Татар-информ».

«Мондый үзәкләр ун муниципаль берәмлектә генә бар. Цифрлы сервислар үсешенә карамастан, алар нибары 130 мең кешене колачлый. Безнең республика өчен бу аз дип саныйм. Бу мөмкинлекләрне җитәрлек дәрәҗәдә белмәү турында сөйләргә мөмкин. Техник мөмкинлекләр бар», — дип белдерде парламент башлыгы.

Ул ассызыклаганча, яшьләргә мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү агымдагы елда ТР Яшьләр министрлыгының төп бурычларыннан берсе булырга тиеш.

Татарстанда балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү системасы төзелгән, һәм аларның мондый ярдәмгә ихтыяҗы күренә, дип өстәде ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Без яшьләребезнең психологик ярдәмгә зур ихтыяҗ булуын күрәбез. 2025 елда психологлар 5,5 меңгә якын демобилизацияләнгән сугышчыга һәм аларның якыннарына махсус ярдәм күрсәткән. Бу 2024 елга караганда бик күпкә артыграк. Хәзерге вакытта белгечләр МХОда катнашучыларның балигъ булмаган балаларына психологик ярдәм күрсәтүнең адреслы программаларын эшләүгә басым ясыйлар», — диде ул.

Кадыйров кадрлар агымының югары булуын, шулай ук яшь кешеләр санына карата федераль дәрәҗәдә төбәкләр мохтаҗ булган белгечләр саны буенча расланган нормативларның булмавын, шулай ук психологның һәр төр эшне башкаруга вакытлы хезмәт чыгымнарын расланган исәпләүнең булмавын психологик ярдәмне тулысынча колачлау өчен төп кыенлыклар дип атады.

«Бу факторлар чыннан да психологик хезмәт үсешен тоткарлый. Төп проблеманы төгәл ачыклавыгыз өчен рәхмәт. Сезнең соравыгызны без мәҗбүри эшкәртүгә кабул итә һәм реаль гамәли күзаллауны исәпкә алу өчен регионнар белән аерым эксперт фикер алышуы уздырачакбыз», — дип җавап бирде Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Егор Литвиненко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев