Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан халкын ноябрьдә кыска эш атнасы көтә

Киләсе эш атнасы сишәмбе, 7 ноябрьдә башлана.

Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы искә төшерә.

Ноябрьдә россиялеләрне Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле бер кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы искә төшерә.

4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм шимбәгә туры килә һәм дүшәмбе — 6 ноябрьгә күчерелә. Шуңа күрә ял көннәре ике түгел, ә өч көн дәвам итәчәк. Шулай итеп, эш атнасы сишәмбе, 7 ноябрьдә башлана.

Моннан тыш, 3 ноябрьдә бәйрәм алды эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Шул ук вакытта 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Конституциясе көне беркая да күчерелми. Республика законнары нигезендә, бәйрәм ял көне белән туры килсә, өстәмә ял көне бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев