Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан югары уку йортлары студентлары стартап булдыруга 1 миллион сум алачак

Проектларны 7 тематик юнәлеш буенча сайлап алачаклар. 

22 февральдә студентлардан яңа «Платформа университетского технологического предпринимательства» Федераль проекты кысаларында стартаплар төзүгә 1 миллион сумлык грант алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. 

Анда ТР Югары уку йортлары студентлары да катнаша ала. Гаризаларны 11 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Проектларны сайлап алу 7 тематик юнәлеш буенча барачак. 

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сүзләренә караганда, грантларга бер мең студент ия була ала. Быел 15 пилот университет стартап-студиясе һәм 20 эшмәкәрлек «кайнау нокталар»ы булдырылачак.

Грант алган вуз студенты юридик зат буларак теркәлергә, бизнес-проект һәм стартап сайты эшләргә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев