Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 1 гыйнвардан кемнәрнең пенсияләре артачагын әйттеләр

1 гыйнвардан Татарстан пенсионерларының пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк.

2026 елда Татарстан халкының пенсияләрен индексацияләячәкләр. Республика пенсионерлары нинди өстәмәгә исәп тота ала — «Татар-информ» материалында.

1 гыйнвардан Татарстан пенсионерларының пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу күрсәткеч 6,8 процент дәрәҗәсендә фаразланган инфляциядән югарырак булачак. Индексация бары тик иминият пенсияләренә генә кагылачак, социаль пенсияләрне 1 апрельдән арттыру планлаштырыла.

Димәк, иминият пенсияләренең күләме уртача 2 мең сумга артачак.

Исегезгә төшерик, иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы булу шарт. Индивидуаль пенсия коэффициенты аз гына җитмәгән очракта, балларны ирекле кертемнәр ярдәмендә сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев