Татарстанда 10 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 24 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 927 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 10 кеше вафат.
1938, 1955, 1961, 1946, 1948, 1949 һәм 1948 елгы 7 ир-ат һәм 1933, 1943 һәм 1960 елгы 3 хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 24 октябрьгә COVID-19дан 927 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев