Татарстанда −11 градуска кадәр суытачак
Бозлавык булуы ихтимал.
Бүген, 23 декабрьдә, Татарстанда температура фоны акрынлап түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Күк йөзе болытлы. Көндез урыны белән бераз кар һәм җепшек кар явуы дәвам итәчәк. Кайбер урыннарда йомшак бураннар, бозлавык булуы ихтимал.
Урыны белән томан төшәчәк, шул сәбәпле күз күреме 500 метрга кадәр кими. Көньяк-көнбатыш һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә.
Көндез Татарстан буенча һава температурасы −1дән −6 градуска кадәр булачак, әмма кичкә таба ул −6.. −11 градуска кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев