Татарстанда 11 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 2 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1276 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 11 кеше вафат.
1933, 1931, 1980, 1944, 1952, 1949, 1954 елгы 7 хатын-кыз һәм 1950, 1937, 1955, 1939 елгы 4 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 2 декабрьгә COVID-19дан 1276 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев