Татарстанда 12 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 25 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 939 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 12 кеше вафат.
1950, 1969, 1960, 1949, 1954 елгы 5 ир-ат һәм 1936, 1937, 1960, 1941, 1938, 1937, 1939 елгы 7 хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 25 октябрьгә COVID-19дан 939 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев