Татарстанда 18 меңнән артык гаилә ана капиталына сертификат алган
Агымдагы елда беренче балага ана капиталы күләме 690 266,95 сум тәшкил итә, икенче балага өстәмә түләү — 221 895,14 сум.
2025 елда Татарстан Республикасында 18,3 мең гаилә ана капиталына сертификат алган.
РСФ төбәк бүлеге мәгълүматлары буенча, торак шартларын яхшырту өчен 5 меңгә якын сертификат — кредит акчаларын җәлеп итмичә торак сатып алуга, тагын 24 меңе — банкларда кредитлар (займнар) түләүгә җибәрелгән. 14 мең сертификат балаларның белем алуына җибәрелгән, ә 1,2 мең гаилә 10 мең сумга кадәр калган ана капиталы алган.
Агымдагы елда беренче балага ана капиталы күләме 690 266,95 сум тәшкил итә, икенче балага өстәмә түләү — 221 895,14 сум. Әгәр икенче яки аннан соңгы бала туганчы ана капиталына хокук булмаган яки ул рәсмиләштерелмәгән булса, гаилә 912 162,09 сум алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2030 елга кадәр дәвам итә. Аның төп максаты — гаиләләргә ярдәм итү һәм аларның матди хәлен яхшырту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев