Татарстанда 2 кеше короновирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле 24 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 179 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат.
1948 һәм 1956 елда туган ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 24 декабрьгә COVID-19дан 179 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев