Татарстанда +20 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Явым-төшем ихтималы аз.
Чәршәмбе, 2 октябрьдә, Татарстанда явым-төшемсез җылы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Бераз болытлы булуы ихтимал, урыны белән көчле җил секундына 12 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.
Төнлә температура +2 дән +7 градуска кадәр, кайбер районнарда термометр баганалары 0...+2 градуска кадәр, ә түбән урыннарда −4 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якындагы ункөнлектә Татарстанда температура климатик нормадан өч градуска югарырак булачак, ул республика буенча +7,4 тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев