Татарстанда 200 километрдан артык юл капиталь ремонтланачак
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 2026 елга масштаблы юл программасы расланды.
Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 200 километрдан артык төбәк һәм җирле автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү планы турында хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Республиканың эре агломерацияләрендә шактый күләмдә эшләр башкарылачак. Казанда 19 объект (14,5 км), Чаллыда — 4 объект (11,4 км), Түбән Камада 3 объект (1,9 км) ремонтланачак. Моннан тыш, төбәк трассаларында гомуми озынлыгы 52,6 км булган 43 объект яңартылачак. Тагын 83 объект (ясалма корылмаларны да кертеп) тәртипкә китереләчәк.
Параллель рәвештә Казанда һәм Чаллыда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системаларын модернизацияләнеп, яңа җиһазлар урнаштырылачак.
Программаны гамәлгә ашыру норматив региональ юллар өлешен 53,98% ка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук эре агломерацияләр һәм федераль терәк челтәренең төп трасса юлларының 85 процентын тиешле хәлдә тоту планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев