Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2021 елда 100 километрдан артык юл төзекләндерелгән

Башкарылган эшләргә финанслау күләме якынча 12 млрд. сум тәшкил итте.

«Идел-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев сүзләренчә, киләсе елга бу юнәлештә зур эш көтелә. Беренче чиратта бу республика башкаласыннан Екатеринбургка тиз йөрешле трассаны эшләтеп җибәрү белән бәйле.

Дәрвишләр бистәсе һәм Колсәет районында да трассаны ремонтлау дәвам итәчәк. Юл полотносын төзекләндерүдән тыш, анда яктырту урнаштыру, өстәмә борылышлар ясау планлаштырыла.

Казан-Оренбург юлының 8 километрлы участогын ике полосадан дүрткә кадәр арттыру планлаштырыла. Лаеш районы аша узучы юлны киңәйтү дә каралган. Хәзер моның өчен бөтен кирәкле документлар әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев