Татарстанда 2024 елда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды
Быел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, төбәк һәм федераль бюджетлар исәбенә яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзелде.
Шулай ук быел яшьләр үзәкләре биналарына ремонт үткәрелде, ә белем бирү оешмалары дәресләр өчен гомуми суммасы 3,7 миллиард сум (федераль бюджеттан — 3 миллиард сум, калганы — төбәк бюджетыннан) тәшкил иткән заманча җиһазлар белән тәэмин ителде.
Яңа объектлар исемлегендә җиде мәктәп бар: Казанда өч мәктәп төзелгән, Чаллы шәһәрендә һәм Усад, Көек, Биектау авылларында — берешәр.
Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә укучыларга гомуми һәм өстәмә белем бирү программасын үзләштерергә булыша торган барлыгы 72 «Үсеш ноктасы» үзәге эшчәнлеге оештырылган. Казанның Мәскәү районы 64нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Совет районы 174нче гимназиясе базасында 2 «Кванториум» балалар технопаркы ачылган. Чаллы политехник көллияте базасында «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәге булдырылган.
Мәктәп технопаркларында гамәли физика, химия, биология, менталь арифметика түгәрәкләре эшли. Аларда балалар һәм укытучылар өчен бәйгеләр оештырыла, укучылар һөнәри осталык чемпионатларына әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев