Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2026 елда социаль пенсияне кем ала алачак

2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме — 9424 сум 10 тиен.

Татарстанда картлык буенча ике төрле пенсия бар: иминият һәм социаль. Иминият пенсиясен стажы һәм пенсия баллары булган кешеләр ала. Ә социаль пенсияне стажы яки баллары страховой түләү өчен җитәрлек булмаган кешеләргә билгелиләр.

2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә чыга алачаклар:

  • 1957 елда туган ирләр.
  • 1962 елда туган хатын-кызлар.

Кешенең сайлау мөмкинлеге бар: бу пенсиягә чыгу яки эшләвен дәвам итү. Әгәр дә эшләвеңне дәвам итсәң, кирәкле стаж һәм баллар җыярга, аннары инде иминият пенсиясен алырга мөмкин. Ул гадәттә социаль түләүдән югарырак.

Түләүләр күпме тәшкил итәчәк?

2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме — 9424 сум 10 тиен.

Әгәр пенсионерның башка кереме булмаса, аңа өстәмә түләү ясаячаклар. Түләүнең гомуми суммасы Татарстанда пенсионерның яшәү минимумына кадәр җиткереләчәк. 2026 елда бу минимум 16 098 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев