Татарстанда 23 градуска кадәр җылы булачак
Республикада явым-төшемнәр көтелми
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Казанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 19-21 градус тәшкил итәчәк, Татарстан буенча - 18 градустан алып 23 градуска кадәр җылы.
Республикада 6 июньгә төндә аяз һава торышы була, явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары 7-12 градус җылылык күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев