Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 25 градуска кадәр җылы булачак

Җил басылачак.

Бүген, 17 сентябрьдә, Татарстанда коры һәм аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән төнлә үк төшкән томан сакланачак, дип билгелиләр синоптиклар.

Үткән көн белән чагыштырганда, көнчыгыштан искән җил басылачак: аның көче 3-8 м/с тан артмаячак.

Көнбатышта чагыштырмача җылы һәм төбәк территориясенең калган өлешендә шактый салкын төннән соң, тәүлекнең якты вакытында һава +20, +25 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев