Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда +25 градуска кадәр җылылык һәм яшенле яңгырлар көтелә

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләренең көче секундына 5-10 метр.

Бүген, 24 июльдә, Татарстанда һава торышы тотрыклы түгел, температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда көндез яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләренең көче секундына 5-10 метр. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр артачак, ә яшен вакытында секундына — 15-20 метрга кадәр.

Тәүлекнең якты вакытында төбәк территориясендә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев