Татарстанда 29 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Алабуга районында бүгенгә яңа очраклар юк.
Татарстанда ачыкланган очракларның 2се – читтән кертелгән, 27се – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе.
5 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 3, 18дән 30га кадәр – 3, 30дан 50гә кадәр – 9, 50дән 60ка кадәр – 5, 60тан 70кә кадәр – 6, 70тән 80гә кадәр – 3,
80нән 90га кадәр – 0, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.
Шәһәр һәм районнар буенча: Казан – 20, Яр Чаллы – 1, Әлмәт – 2, Буа – 1, Югары Ослан – 1, Зәй – 1, Лениногорск – 1, Мамадыш – 1, Питрәч – 1.
21 августка Татарстанда барлыгы 6220 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Үткән вакыт эчендә 5062 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49ы – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев