Татарстанда 30 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган
Алабугада кичә коронавирусны бер кеше йоктырган.
Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 14 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 6, Тукай районында — 2, Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында берешәр кеше йоктырган.
21 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 170 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 096 кеше савыккан, узган тәүлектә — 16 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 315 255 кешегә прививка ясалган. Шулардан 224 689 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев