Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 10 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 9, Чаллыда — 14, Бөгелмәдә — 3, Лениногорскида — 2, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.
12 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 834 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 931 кеше савыккан, узган тәүлектә — 3 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 174 593 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 204 кешегә арткан). Шуларның 105 446сы прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев