Татарстанда −33 градуска кадәр салкыннар фаразлана
Синоптиклар 3 февральгә аязучан болытлы һава торышын фаразлый.
Татарстанда якын көннәрдә көчле салкыннар көтелә — температура −30 градуска һәм аннан да түбәнрәк төшәчәк. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча урыны белән кар һәм бураннар фаразлана, дип яза «Татарстан хәбәрләре».
Синоптиклар 3 февральгә аязучан болытлы һава торышын фаразлый. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез уртача, ә республиканың көнчыгышында көчле кар явуы ихтимал. Минималь температура төнлә һәм иртән −19, −24 градус тәшкил итәчәк, көнбатышта аязганда −30 градуска кадәр суытачак. Көнчыгышта төнлә бераз җылырак булачак — −12, −17 градус. Көндез һава көнбатышта −21 градуска һәм көнчыгышта −8 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык көтелә, ә көндез көнчыгышта кар көртләре булуы ихтимал.
4 февральгә каршы төндә салкыннар көчәячәк: минималь температура −28 градус, аязганда −31 градуска кадәр булачак. Төнлә кечкенә, урыны белән уртача кар явачак, кайбер районнарда йомшак буран булуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми, һава температурасы −19, −24 градус тәшкил итә. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, тизлеге 12 м/с ка кадәр җитә. Юлларда бозлавык.
Синоптиклар фаразлавынча, 5 февральгә каршы төн иң салкыны булачак: температура −28 градуска кадәр төшәчәк, ә көнчыгышта аязганда −33 градуска кадәр. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез салкыннар −16 градуска кадәр йомшарачак, әмма көнчыгышта урыны белән −21 градуска кадәр салкын сакланачак. Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев