Татарстанда 34 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган
Алабугада коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Казанда — 9, Чаллыда — 12, Лениногорск районында — 6, Бөгелмәдә — 2, Актаныш, Биектау, Яшел Үзән, Мөслим, Питрәч районнарында берешәр кеше әлеге инфекцияне йоктырган.
23 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 235 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 174 кеше савыккан, узган тәүлектә — 4 кеше.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев