Татарстанда −35 градуска кадәр суытачак
Республиканың Гидрометеорология үзәге Татарстан территориясендә көчле суыту турында ашыгыч кисәтү чыгарды,
Республиканың Гидрометеорология үзәге Татарстан территориясендә көчле суыту турында ашыгыч кисәтү чыгарды, дип яза «ТНВ».
Синоптиклар әйтүенчә, термометр баганалары −25..-29 градус күрсәтәчәк, ә аязганда температура −30..-35 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында — 23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында — 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында — 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында — 30 градус салкын, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында — минус 32 градус булганда үткәрелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев