Татарстанда 36 градус салкын булачак
Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы вәгъдә итә.
Иртәгә Татарстанда салкын һава торышы көтелә, аязганда һава температурасы −36 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы фаразлый. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган җил исәргә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматына нигезләнеп хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы −24...-29 градус, ә аязганда −36 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы −16...-21 градус була. Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.
Казанда атна ахырына кадәр аномаль салкын булачак, дип фаразлый КФУ профессоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев