Татарстанда 37 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар юк.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 13, Чаллыда — 5, Азнакайда — 8, Мамадыш һәм Түбән Камада — 2, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Минзәлә районнарында берешәр кеше йоктырган.
30 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 385 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 176 кеше савыккан, узган тәүлектә — 56 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 129 764 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 2 821 кешегә арткан). Шулардан 87 768 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев