Татарстанда 39 градус чамасы салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк
939
0
Җилнең көчәюе суыкта өшү куркынычын арттырачак.
Татарстанда 16 февральдә урнашкан аномаль салкын һава торышы республика территориясендә 25 февральгә кадәр сакланачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фараздан күренгәнчә, соңгы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура нормадан 9-16 градуска түбәнрәк. Әмма «аз болытлы антициклон» (ул безгә төньяктан киләчәк) йогынтысында Татарстанда температура фоны түбәнәюен дәвам итәчәк, дип искәртә синоптиклар.
Якшәмбе һәм дүшәмбе, 21-22 февральдә, төнлә һәм иртән һава температурасы −25..-30 градуска кадәр төшәчәк. 21 февральдә урыны белән −35, ә 22 февральдә −37 градуска кадәр суытыр дип көтелә. Көндез исә һава температурасы −17..-24 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе һәм чәршәмбе, 23-24 февральдә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы −30..-35, ә кайбер урыннарда −39 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез −23..-28 градус булачак. Төньяктан искән җилнең урыны белән секундына 10-15 метрга кадәр көчәюе нәтиҗәсендә суыкта өшү куркынычы артачак.
Метеорологларның мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкыннар пәнҗешәмбе, 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев