Татарстанда 44 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 21, Бөгелмә, Спасс районнарында — 4шәр, Яшел Үзәндә — 3, Арчада — 2, Чаллы, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
24 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 153 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 909 кеше савыккан, узган тәүлектә — 40 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 117 021 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 061 кешегә арткан). Шулардан 75 364 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев