Татарстанда 49 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 29, Чаллыда — 8, Түбән Камада — 3, Яшел Үзәндә — 2, Баулы, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.
18 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 879 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 627 кеше савыккан, узган тәүлектә — 141 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 108 709 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 1 960 кешегә арткан). Шулардан 67 187 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Прививканы ясату өчен 153 вакцинация пункты эшли (стационар һәм мобиль бригадалар).
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев