Татарстанда 5 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 13 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 1506 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1927, 1945, 1934 елгы өч хатын-кыз һәм 1933, 1973 елгы ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 13 гыйнварга COVID-19дан 1506 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев