Татарстанда 60 Бөек Ватан сугышы ветераны яши
Шулай ук төбәктә 5,6 меңгә якын тыл хезмәтчәне һәм 78 элеккеге балигъ булмаган тоткын яши.
Татарстанда 2026 елның февраленә Бөек Ватан сугышында катнашкан 60 кеше яши. Бу хакта брифингта республиканың Хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Шулай ук төбәктә 5,6 меңгә якын тыл хезмәтчәне һәм 78 элеккеге балигъ булмаган тоткын яши.
«2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән 8 837 ветеранга республика бюджетыннан өстәмә матди ярдәм күрсәтелде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Сугышта катнашкан 146 кешегә «Почетный житель» исеме бирелде», — диде министр.
Аның сүзләренә караганда, керемнәре 23 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннарына бирелә торган ярдәм:
- Айлык акчалата түләү — 656 сум;
- Субсидия — торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 50% ы;
- Субсидия — телефон элемтәсе, радио, күмәк антенна өчен түләү чыгымнарының 50% ы;
- Түләүсез теш-, колак протезлары ясау;
- Социаль йөртү билеты алу хокукы — 656 сум.
01.05 — 31.10 навигация чорында шәһәр яны су транспортында, шәһәр яны тимер юл транспортында 50% ташлама белән йөрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев