Татарстанда +7 градуска кадәр җылыну көтелә
Юлларда бозлавык саклана.
Иртәгә, 24 мартта, Татарстан Республикасы территориясендә кар һәм буран көтелә. Һава температурасы төнлә −4..-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +4 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Пәнҗешәмбе явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә −11 градуска кадәр төшсә, көндез 0..+5 градус җылы булачак.
Җомга көнне үк температура фоны артачак. Һава +7 градуска кадәр җылыначак. Төнлә термометр баганалары минус 6га кадәр төшә. Юлларда бозлавык саклана.
Ял көннәрендә температура сизелерлек үзгәрмәячәк. Көндез һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак, төнлә һава температурасы яңадан −6 градуска кадәр төшәчәк.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев