Татарстанда 7 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 31 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 988 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 7 кеше вафат.
1950, 1935, 1941, 1958, 1949, 1977 елгы 6 хатын-кыз һәм 1951 елгы 1 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 31 октябрьгә COVID-19дан 988 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев