Татарстанда 7 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 7 ноябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1057 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 7 кеше вафат.
1945, 1941, 1942, 1937, 1961 елгы 5 хатын-кыз һәм 1964 һәм 1933 елгы 2 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 7 ноябрьгә COVID-19дан 1057 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев