Татарстанда 80 кеше короновирус йоктырган
Алабугада кичә COVID-19 белән 1 кеше авырган.
Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 80 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 20, 50дән 60 яшькә кадәр — 17, 60тан 70 яшькә кадәр — 24, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.
Казанда — 30, Чаллыда — 15, Нурлатта — 5, Арчада — 4, Баулы, Балтач, Биектау, Лаеш, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында — 3шәр, Югары Осланда — 2, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Питрәч һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.
9 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 800 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 309 кеше савыккан, узган тәүлектә — 82 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 24 000 кешегә прививка ясалган. Шулардан 5 400 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Барлыгы 81 122 комплект вакцина дозасының 29,6 % кулланылган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номер
4. МФЦга мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев