Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 9 градуска кадәр салкын һәм бераз кар явуы көтелә

Юлларда бозлавык хасил була.

Бүген, 12 февральдә, Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика өстендәге күк аязучан болытлы булып калачак. Кайбер урыннарда төнлә төшкән томан иртән дә саклана. Көндез аерым районнарда бераз кар явачак.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, әмма урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык хасил була.

Һава температурасы иртәнге сәгатьләрдә −11 дән −16 градуска кадәр (аязганда −19 градуска кадәр), көндез −4 тән −9 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев