Татарстанда 9 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 1 ноябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 997 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 9 кеше вафат.
1946, 1939, 1957, 1951 елгы 4 хатын-кыз һәм 1947, 1953, 1953, 1937, 1955 елгы 5 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 1 ноябрьгә COVID-19дан 997 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев