Татарстанда 9 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 14 ноябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1122 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 9 кеше вафат.
1955, 1958, 1951, 1941, 1942 елгы 5 хатын-кыз һәм 1937, 1971, 1951, 1955 елгы 4 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 14 ноябрьгә COVID-19дан 1122 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев