Татарстанда «Ак халатлы фәрештәләр » медицина фестивале уздырылачак
Казан дәүләт медицина университеты мондый зур күләмле профориентация чарасын тугызынчы ел рәттән оештыра.
Татарстанда медицина фестивале эшли башлый. Казан дәүләт медицина университеты «Ак халатлы фәрештәләр — Ангелы в белых халатах» кебек зур күләмле профориентация чарасын инде тугызынчы ел рәттән оештыра.
Фестиваль КГМУның потенциаль абитуриентлары өчен аеруча мөһим. Ел саен Фестивальдә якынча 3,5 кеше катнашкан.
Фестивальдә катнашучыларның очрашу урыны — КГМУ сайты, бу платформада 25 гыйнварда кызыклы программа эшли башлый. Мәгълүмат вуз сайтында https://kazangmu.ru/angels сылтамасы буенча урнаштырылган.
18 гыйнвардан ректорга иң яхшы сорауга конкурс үткәрелә. Җиңүчеләргә бүләк биреләчәк. Кызыклы сорауларны angels2021@kazangmu.ru почтасына җибәрергә.
25 гыйнварда фестивальнең ачылуы уңаеннан «Чудесный доктор» челлендж-конкурсы башлана. Мәктәп укучылары роликлары конкурсның angels2021@kazangmu.ru электрон почтасына 5 февральгә кадәр кабул ителә.
«Ак халатлы фәрештәләр — Ангелы в белых халатах» медицина фестиваленең яңа интерактив программасы мәктәп укучыларына, студентларга һәм аларның әти-әниләренә кызыклы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев