Татарстанда алдагы ялларда −30 градуслы салкыннар көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
17 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һава температурасының кискен түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Кайбер районнарда термометрның терекөмеш баганасы −25..-31 градуска кадәр төшәчәк.
Элегрәк Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип кисәткәннәр иде. Идарәдә шулай ук иминлек чаралары турында да искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев