Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә җылы һәм бераз яңгырлы булачак.

ТР Гидрометеорология фаразлары буенча, атна ахырына кадәр Татарстанда уртача җылы һава торышы сакланачак. 

Бүген, республикада яшен, яңгыр көтелә, җилнең тизлеге вакыты белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип яза Татар-информ.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яңгыр фаразлана. 21 сентябрьдә төнлә 4-9 градус, көнчыгышта 13 градус җылы булачак. 22 сентябрь төнендә 7-12 градус көтелә. Көннең якты вакытында ике көнне дә +16..+21 градуска кадәр җылыта.

Алдан фаразланганча, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә җылы һәм бераз яңгырлы булачак. Төннәрен термометр баганалары 7-12 градуска хәтле күрсәтәчәк, 23 сентябрьдә көндезен +14..+19, ә 24 сентябрьдә +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев