Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда атна ахырында +5 градуска кадәр җылытачак

ТР Гидрометеоүзәге бер атнага һава торышын фаразлады.

Бу атна ахырында Татарстанда +5 градуска кадәр җылытачак. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә шулай диелә, дип яза «Татар-информ».

Сишәмбе, 12 мартта, көндез −4..+1 градуска кадәр җылыта.

13 мартта атмосфера фронты якын булу сәбәпле төнлә бераз кар явачак, төнле явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы −6..-11 градус, аязганда −14 градус, көндез −3..+2 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 14 мартта, республика антициклонның төньяк-көнбатыш перифериясендә урнаша, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы −3..-8 градус, урыны белән −12 градус тәшкил итсә, көндез −3..+2 градуска кадәр күтәреләчәк.

ТР Гидрометеоүзәгенең якынча мәгълүматлары буенча, 15 һәм 16 мартта һава торышының антициклональ характеры саклана. Температура фоны (төнлә −3..-8 градус, көндез 0..+5 градуска кадәр) тагын бераз күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев