Татарстанда атнаның икенче яртысында 20 градуска кадәр җылыта
Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шактый озакка сузылган салкыннан соң антициклон Татарстанга сизелерлек җылы һава торышы алып килә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе, 16 апрельдә, төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр фаразлана, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 4-9, көндез 14-19 градус җылы була.
Пәнҗешәмбе, 17 апрельдә, Татарстанда коры һава торышы саклана. Төнлә +3..-2 градуска кадәр суыта, ә көндез +10..+15 градус, көнбатыш һәм көньяк районнарда +20 градус җылы була.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга, 18 апрельдә, республикага атмосфера фронты йогынты ясаячак, бераз яңгыр явуы көтелә. Көндез 13-18 градус җылы була. Шимбә, 19 апрельдә, явым-төшем ихтималы аз. Көндез 15-20 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев