Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда аучы танышын ялгыш атып үтергән

Татарстанда аучы үзе белән ауга барган танышын атып үтергән. Бу хәлгә бәйле җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча алып барыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкч, дип яза Татар-информ.

Тикшерү фаразлаганча, Татарстанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат 6 декабрь көнне танышы һәм урманчы аучы (егерь) белән ауга китә. Машинада ир-ат мылтыгын контрольгә куймыйча гына тышлыгына кертә башлый. Бу вакытта ялгыш крючокка тиеп китә һәм мылтык атып җибәрә.

Нәтиҗәдә, аның янәшәсендә торган 40 яшьлек ир-ат яралана, ядрә аның күкрәгенә эләгә. Ул хастаханәгә барган вакытта вафат булган.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев