Татарстанда һава температурасы 36 градуска кадәр күтәреләчәк
Шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе, 12 августта, төнлә һава температурасы 12-22 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.
Җомга, 13 августта, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 18-23 градус, ә көндез 31-36 градус җылы булуы фаразлана.
Шимбә, 14 августта, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +15...+20 градус, ә көндез +25...+30 градус булуы көтелә.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, 15 августка кадәр Казанда һава температурасы климатик нормадан 5 градуска кадәр югары булачак, хип хәбәр итә ТИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев