Татарстанда авыл хуҗалыгы микро-исәбен алуда беренче тапкыр Бөтенроссия халык санын алу өчен планшетлар сыналачак
Исәпкә алучылар өчен 880 электрон җайланма әзерләнгән.
Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микро-исәбен алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышында планшетлардан файдалану турында сөйләде, дип яза Татар-информ.
«Планшетларда «Аврора» операцион системасы урнаштырылган, безнең сан алучылар аны үзләштерәләр. Халык санын алуга 9,5 меңнән артык компьютер җәлеп ителәчәк», — дип аңлатты Гатауллина.
2020-2021 елларда Бөтенроссия халык санын алу — гомумиләштерелгән демографик, икътисади һәм социаль мәгълүматлар алу максатларында Бердәм дәүләт статистика методологиясе буенча Россия Федерациясенең бөтен территориясендә үткәрелә торган чара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев