Татарстанда бала тудыру йортлары ябыла
Сәбәбе: туучылар саны кимегән.
ТРның дистәгә якын район үзәгендә бала тудыру йортлары ябылды. Шушы арада тагын бер бала табу йорты Мамадышта ябылды. Исемлеккә түбәндәге районнар керә: Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары. Исемлеккә елына туучы балалар саны 150дән дә ким булмаган районнар кергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Бүлекләр ябылуга карамастан, аларда гадәттән тыш хәлләр өчен җиһазлар сакланган. Шулай ук ашыгыч ярдәм машиналары бала табучы хатын-кызларны башка шәһәрләрнең бала тудыру йортына китерәләр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу районнарның күбесендә туучылар саны елына 100-150 бала тәшкил иткән. Бу, үз чиратында, кадрларның квалификациясен югалтуга китерә. Әлегә башка районнарда бала тудыру йортларын ябу көтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев